Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар телендә язылган элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс уза

1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша алачак.

Алабугалылар республика халкын татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмати табличкаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала. 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша алачак. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасы хәбәр итә. 

Конкурста катнашу өчен:

1.    Смартфонга «Халык контроле» мобиль кушымтасын урнаштырырга яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтының ТР Дәүләт мәгълүмат системасының «Халык контроле» бүлегендә авторизацияләнергә;

2.     «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга; 

3.    Хаталары булган элмә такталар турында фотоматериаллар белән хәбәр җибәрергә. Фотода табличканың нинди оешманыкы булуы күренергә тиеш. Моннан тыш, аның кайсы адрес буенча урнаштырылган булуын күрсәтергә кирәк.

Хаталы элмә такталар,күрсәткечләр төшерелгән материалны ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яисә түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев