Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татарча диктант» акциясенә алты меңгә якын алабугалы кушылган

10 сентябрьдә көндезге сәгать 11дә теләге булган һәркем «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый алды.

Белем бирү акциясе шәһәрнең һәр почмагында диярлек оештырылды. Алабуга Үзәк китапханәсе әлеге чара үткәрелгән мәйданчыкларның берсе булды. "Татарча диктант"та Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина да катнашты.
— Без тормышта ана телебездә күп сөйләшсәк тә, татарча язуны сирәк кулланабыз. Шуңа үз-үзебезне тикшереп карау өчен, бу чара бик әһәмиятле дип уйлыйм. Мондый чаралар татар җанлы кешеләрне бергә җыя, күмәкләшергә ярдәм итә. Барыбыз да яхшы билгеләргә язганбыздыр дип өметләнәбез, — диде ул.
Кунаклар арасында Алабуга муниципаль районының Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Габдрахманова, Алабуга муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова бар иде.
Быел диктант танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов истәлекләре буенча язылды. Ул анда композитор Сара Садыйкова белән «Җидегән чишмә» җыры язылу тарихын бәян иткән. Диктант язуның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларыннан күрсәтелде. Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Шулай ук беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырылды. Монда текстны тикшерергә җибәрергә була иде.
Үзәк китапханәгә диктант язарга 85 яшьлек Миннур Убайдуллаева да килгән иде.
— Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм алар бик файдалы, бигрәк тә хәзерге буын өчен. Бу чара матур бер гадәткә әйләнер, безнең халкыбыз бергә булыр, бердәм булыр дип өметләнәм. Бүген үземне мәктәп елларына кайткандай хис итәм. Соңгы тапкыр кайчан шулай диктант язганымны хәтерләмим дә инде, 50нче еллар булгандыр, мөгаен. Татарча газеталар укырга бик яратам. Укуның файдасы зур икән. Белемемне сынадым, текст минем өчен авыр булмады, — ди Миннур Нуретдин кызы.
Беренче тапкыр диктант язарга килгән Фәния Гатауллина да үз фикерен белдерде:
— Шундый акция үткәрелүе турында ишеткәч, килми кала алмадым. «Татарча диктант» — бик кирәкле чара. Ул татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, кызыксындыру булдыра, телебезгә хөрмәт тәрбияли. Бик ошады. Акциянең киләчәге дәвамлы булсын иде.
Кемнәрдер диктант язуга беренче тапкыр гына кушылса, кемнәрдер инде берничә ел рәттән килә. Шундыйларның берсе — китапханәче Алсинә Хәбибуллина:
— Мин быел да үземнең белемемне тикшерергә булдым. Татарча күбрәк укырга һәм язарга кирәк, мондый чаралар белән без үз милләтебезне тагын да үстерәбез һәм ныгытабыз!
Алабуга районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова әйтүенчә, әлеге акциядә алты меңгә якын алабугалы катнашкан. Үзәк китапханәдән тыш, диктантны КФУның Алабуга институтында, мәчетләрдә һәм башка урыннарда яздылар. 
Нәтиҗәләр чара үткәннән соң, 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырылачак.
Быел акция 3 көн рәттән узды. 10 сентябрь — Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен, 11 сентябрь — Россия Федерациясе төбәкләре, 12 сентябрь чит илләр өчен диктант язу көне итеп билгеләнде.

Фото Алабуга Үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X