Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Татарча диктант” нәтиҗәләре нинди?

19 октябрьдә бөтен дөнья буенча “Татарча диктант” дип аталган мәгариф чарасы үткән иде. Анда безнең редакция хезмәткәрләре дә үз белемнәрен сынап карадылар, һәм “5”ле билгесе алдылар. Редакция хезмәткәрләре хезмәттәшләребезнең уңышлары белән горурлана.

Алабугалылар да үзләренең татар телен белүләрен, грамоталылыгын тикшереп карады. “Татарча диктант” акциясе түбәндәге мәйданчыкларда үтте: КФУның Алабуга институты, Үзәк китапханә, Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе, 2нче урта мәктәп.

Бүгенге көнгә диктант нәтиҗәләре билгеле дип тә әйтергә була. КФУның Алабуга институтында 90 кеше катнашты. Филология фәннәре докторы, Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты Рима Камаева әйтүенчә, 31 кешегә – “5” ле (35%), 37сенә – “4”ле (41%), 22 кешегә “3”ле (24%) билгесе куелган.

Үзәк китапханәдә 35 кеше катнашкан иде. Аларның 18е – “5”легә (51%), 10 сы – “4”легә (29%), 7 кеше “3”ле (20%) билгесенә язган.

Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә 21 кеше диктант язды. Алабуга муниципаль районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, 21 кешенең 2се – “3”ле (10%), калган 19 кеше “4”ле (90%) билгесен алган.

Шунысын да искәртергә кирәк, безнең редакция хезмәткәрләре: “Алабуга нуры” газетасының тәрҗемәчесе – Зөлфия Примакова, бүлек редакторы – Гөлнур Якупова да “Татарча диктант” чарасына кушылып, башкалар белән бергә белемнәрен сынадылар һәм “5”ле билгесе алдылар. Редакция хезмәткәрләре хезмәттәшләребезнең уңышлары белән горурлана.

Диктант нәтиҗәләре http://diktant.tatar сайтында урнаштырылачак. Катнашучыларның һәрберсенә электрон рәвештә сертификат та җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев