Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татарча диктант»ны бер миллионнан артык кеше язган

Алабугада «Татарча диктант» акциясенә алты меңгә якын алабугалы кушылды.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында "Татарча диктант"ны бер миллионнан артык кеше язганын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Татарча диктант"ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйган идек. Сайттан алган рәсми саннарга күз салсак, быел 1 млн 20 мең кеше диктант язган", — диде ул утырышта.
Аның әйтүенчә, диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 илендә 5 меңләп мәйданчыкта язганнар.
Васил Шәйхразиев фикеренчә, киләсе елда да диктантта бер миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим. 
«Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы — зур горурлык», — диде ул.
Алабугада «Татарча диктант» акциясенә алты меңгә якын алабугалы кушылды. Әлеге чарада «Алабуга нуры» хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X