Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан аграрийлары ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерә алачак

Бу максатларга Хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 миллиард сум һәм 2021 елда 6 миллиард сум бүлеп бирәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачаклар, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак.
Кече эшмәкәрлек субъектлары 2020 елда срогы чыккан ташламалы кредит буенча элек алынган процентларны түләүне бер елга кичектерә алачаклар. Тагын бер мөмкинлек — исәпләнгән процентлар һәм ташламалы инвестиция кредиты буенча төп бурыч буенча түләүләрне кичектереп тору.
Бу максатларга Хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 миллиард сум һәм 2021 елда 6 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Банкларга алар тарафыннан ташламалы кредитлар буенча алынмаган табышларны кайтару өчен субсидияләр бирү турындагы карар проекты Хөкүмәттә әзерләнгән инде.
Фермерларга ташламалы кредит бирү программасы буенча еллык 1-5 процент ставкасы буенча кредит алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев