Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы сабан культураларына янаучы корткычлар турында кисәтте

Зыян күргән үсемлекләр үсүдән туктый яки бөтенләй үлә.

«Россельхозцентр» ның Татарстан филиалы район бүлекләре белгечләре 2,7 мең гектарда корткычлар — буй-буйлы икмәк корткычы (бете) барлыгын ачыклаган. 

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков сөйләвенчә, салкын вакытта бөҗәкләр туфрак кисәкләре астында качып ята һәм бу вакытта алар зыян китермиләр икән. Шуңа күрә ул аграрийларга ситуацияне контрольдә тотарга киңәш итте: һава шартлары яхшырса, корткычлар (хлебные полосатые блошки) чәчүлекләргә яный башлый. 

Шуңа күрә арпа чәчелгән урыннарда бу корткычларга каршы химик эшкәртү кирәк булырга мөмкин. Әлеге бөҗәкләр чәчүлекләргә зур зыян китерә. Зыян күргән үсемлекләр үсүдән туктый яки бөтенләй үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев