Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан авыл хуҗалыкларында сөт сату күләме буенча лидерлыкка керде

9 мартка республикада бер сыердан уртача савым 17,4 килограмм тәшкил итә. 

Татарстан 1 мартка авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме буенча лидерларның берсе булды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

«Татарстанда, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмурт Республикасында максималь сату күләмнәренә ирешелде», — диелә сайтта. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2021 елның 1 мартына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме 3687,6 тонна тәшкил иткән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4процентка күбрәк, бу күрсәткеч 3553,3 тоннада булган.

«9 мартка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан Республикасында бер сыердан уртача савым 17,4 килограмм тәшкил итә — узган елга караганда 1 килограммга күбрәк», — дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Элегрәк 2020 елда Татарстан предприятиеләренең сөт җитештерү буенча 738 мең долларлык Венгрия сыерларын сатып алулары билгеле булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев