Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан авыл территорияләрен үстерүгә РФ бюджетыннан 954 миллион сум акча алачак

Дәүләт программасы буенча республикада тугыз чара гамәлгә ашырылачак.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы буенча Татарстан быел федераль бюджеттан 954 миллион сумга якын акча алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Дәүләт программасы кысаларында 953,9 миллион сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, тугыз чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Инженерлык инфраструктурасының 18 объектыннан 12сендә эшләр бара, алтысында әзерлек эшләре башланган”, – диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте биргән хәбәрдә.

Торак шартларын яхшырту өчен 137 торак йорт төзелә башлаган. Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр найм килешүе буенча бирү өчен 122 торак йорт төзеләчәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта программа чаралары план режимында тормышка ашырыла. Планлаштырылган графиклардан чыгу юллары юк. Барлык максатчан күрсәткечләрне дә тулы күләмдә башкару планлаштырыла,дип ассызыклаган ул.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы буенча быел Россия төбәкләрендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, транспорт чаралары һәм җиһазлар сатып алу буенча 444 чараны үз эченә алган 132 проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев