Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан балыкчылары Интернетта браконьерларга һәм закон бозучыларга каршы төркем булдырачак

ТР Экология министрлыгы башлыгы ведомствога хокук бозулар турында оператив мәгълүмат бирергә әзер балыкчыларның инициативасын хуплады.

Спортчы-балыкчылар Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән мессенджерларда махсус төркем булдырырга тәкъдим иттеләр. Алар ТР Экология министрлыгы опергруппасы белән тыгыз бәйләнешне җайга салырга ниятли. Бу хакта Андрей Кузьминның ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән әңгәмә вакытында билгеле булды.

Сөйләшүдә ТР Һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты.

ТР Экология министры шундый тәкъдим өчен спортчы-балыкчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

Александр Шадриков белән әңгәмәне “События”сайтында укыгыз. Видеоверсияне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев