Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан байрагына — 30 ел

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.

Соңгы өч дистә елда республиканың гамәлдәге флагы һәм гербы Татарстан белән, илнең социаль-икътисади һәм мәдәни тормышында аның әйдәп баручы роле белән нык ассоциацияләнә башлады. Әмма яшел, ак, кызыл төсле байрак Татарстанның беренче флагы түгел. Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясендә Октябрь революциясе чорыннан башлап, ТАССР төзелгәч, Дәүләт символының эволюциясе этаплап тәкъдим ителә. 

«Казан губерниясе тарихында безнең төбәкнең үзенең аерым флагы булмаган, моның урынына илнең гомуми империя гербы кулланылган. Беренче флаг монда Совет чорында ук барлыкка килә, аны 1923 елда Татар Совет Социалистик Республикасы флагы буларак раслыйлар. Ал төстәге тукымадагы язулар гарәп шрифты белән язылган һәм «1920» датасы — СССР составында Татарстан Республикасы оешкан вакыт күрсәтелгән», — дип сөйләде музей хезмәткәре Кадрия Бәдретдинова. Бу хакта Татар-информ яза. 

Республика флагы тагын бер мәртәбә Сталин чорында үзгәрә. Бу турыдагы карар 1937 елда, яңартылган «Сталин» Конституциясе расланганнан соң, үз көченә керә. Гарәп хәрефләрен биредә рус һәм латин хәрефләренә алмаштыралар, ә югарыда «РСФСР» дигән язу барлыкка килә. 

«1954 елда, Сталин вафатыннан соң, республика флагы тагын яңарыш кичерә. Кызыл тукыманың сул ягында зәңгәр полоса барлыкка килә, өстә урак һәм чүкеч өстиләр, ә латин атамаларын «ТАССР» дигән бердәм язу белән алыштырдылар», — дип сөйләде Бәдретдинова.

Чыннан да, республика флагын 1990 еллар башында зур үзгәрешләр көтә иде. Татарстан АССРны бетерү һәм хәзерге заман Татарстанын булдыру белән бергә яңа символлар турында мәсьәлә килеп басты.

1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Башта республика исеменнән «автономияле» сүзе төшереп калдырылды, ә 1992 елның 7 февралендә дәүләт рәсми рәвештә «Татарстан Республикасы» дип атала башлады. 

Төрле вариантлардан соң, Татарстан Югары Советы 1991 елның 29 ноябрендә өч төсне раслады: өстә — яшел, аста — кызыл һәм уртада тар ак полоса. Расланган вариантның авторы — Татарстанның халык рәссамы,ТР Дәүләт премиясе лауреаты, хәзер мәрхүм Тавил Хаҗиәхмәтов. 

Аннары Татарстанның яңа символын Федераль дәрәҗәдә танылу узды — аны 378нче теркәү саны белән Россия Дәүләт геральдика регистрына керттеләр. 

«Яшел төс — яңарышны һәм язны, ак — чисталык төсе, кызыл — энергия һәм тормыш көчен символлаштыра», — дип ассызыклады Кадрия Бәдретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев