Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан бер ел эчендә Стратегия-2030 буенча социаль өлкәгә 100 млрд. сум күчерде

2015 елдан башлап Татарстанның үсеше 2030 Стратегиясе белән билгеләнә.

Татарстан 2021 елда Стратегия-2030 кысаларында республиканың социаль өлкәсен үстерүгә 100 млрд. сум тирәсе акча күчерде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Төп максатлар — кеше капиталын үстерү, социаль инфраструктура булдыру, уңайлы мохит формалаштыру. Узган ел бу максатларга, социаль объектларга, юлларга 100 миллиард сумга якын инвестицияләр юнәлтелгән, диде ТР Президенты. 

Татарстан 2015 елдан бирле Стратегия- 2030 кысаларында үсә. Һәм ул елдан-ел үзгәрешләрне исәпкә алып тулыландырыла. Шулай итеп, 2019 елда ул илкүләм проектлар белән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X