Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә короновируска ПЦР-тестларның төгәллеге турында сөйләделәр

Татарстанда барлыгы биш шәхси лаборатория һәм 14 дәүләт учреждениесе эшли.

Короновирусны билгеләгәндә ПЦР-тестлар ялгыш нәтиҗәне сирәк бирә. 99,8-99,9 очракта дөрес нәтиҗә куела. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 
Җитәкче әйтүенчә, теләсә кайсы тест ялгышырга мөмкин, тик бу ялгышлар бик аз күләмдә. Анализны дөрес алмаган очракта, аны транспортировка кагыйдәләрен үтәмәгәндә ялгыш нәтиҗә булырга мөмкин. 
Барлык белгечләр үз эшләрен яхшы белгәнлектән, Авдонина әлеге факторларны кире какты.
ПЦР методы белән тест үткәрүче оешмалар исемлеге бар. Бу исемлеккә бары тик тикшерү үткән учреждениеләр генә кертелә. Җитәкче сүзләренчә, бу оешмаларны җиһазларның төзеклегенә һәм персоналның әзерлегенә даими тикшереп торалар. 
ТРда барлыгы 5 шәхси лаборатория һәм 14 дәүләт учреждениесе тест ясый. Бүгенге көндә алар эшенә бернинди кисәтү юк. Роспотребнадзор алга таба да аларның эшен контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев