Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер

Республикада мәйданы 800 квадрат метрга кадәр булган җәйге лагерьлар, шифаханәләр һәм кибетләр ачылачак.

Татарстан Республикасы СOVID-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, хәзер Министрлар Кабинеты тарафыннан чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару мәсьәләләре карала. Аның сүзләренә караганда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны булган 800 квадрат метрдан артык булмаган сәүдә объектларын эшләтеп җибәрү мәсьәләсе карала.
Республиканың баш санитар табибы урынбасары аңлатуынча, хәзер Татарстан ТР Министрлар Кабинетының ахыргы карарын гына көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев