Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Covid-19 белән авыручылар санының иң аз артуы булган төбәкләр арасында

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 75 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан имин Covid-вәзгыять булган Россия төбәкләре исәбенә керә.
Бу хакта РИА Новости Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонинга сылтама белән хәбәр итә.
Аның мәгълүматларына караганда, республикада авыручыларның кискен үсеше билгеләнмәгән, хәзерге көндә кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе күзәтелә, аңа коронавирус та керә.

«Бу үсешне без көткән идек, чөнки ул ел саен була, әмма быел аңа яңа коронавирус инфекциясе дә өстәлде», — дип билгеләде белгеч.
Соңгы вакытта авырып китүчеләрнең үсеш темпы тәүлегенә 0,7 процентка кадәр артты (октябрьдә 0,6%, сентябрьдә — 0,5%), шуларның 14% очрагы симптомсыз уза, 18 — пневмония кебек һәм 69% — кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ). Ягъни әлеге нисбәт үзгәрмәгән.
«Киләчәктә барысы да профилактика чараларын үтәүгә бәйле булачак. Бу күрсәткечләрдә, минемчә, без декабрь уртасына кадәр калырбыз, ә анда вәзгыятьнең ничек үзгәрәчәген һәм бүгенге көндә гамәлдә булган чараларның нәтиҗәсен күрәчәкбез», — дип аңлатты ул.

Авдонина республикада күрелгән чаралар үз нәтиҗәлелеген күрсәтте дип белдерде. Әгәр алар үтәлсә, Татарстанда авырулар санының кискен артуы киләчәктә булмаячак.
Куркынычсызлык чараларын үтәүдән тыш, вирустан сакланырга сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук иммунитетны арттыручы препаратлар кабул итү ярдәм итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары шулай ук эштән ерак түгел яшәүче татарстанлыларга җәмәгать транспортыннан файдаланмыйча гына җәяү барырга киңәш итте.
Коронавирус беркайчан да юкка чыкмаячак дип саный Авдонина, чөнки кискен респиратор вирус инфекцияләре системасына кергән. Мөгаен, киләчәктә ул сезонлы авыру гына булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев