Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан диңгезчеләре «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәтне тәмамлады

Дөнья тирәли сәяхәт ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Татарстан диңгезчеләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәтне тәмамлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Дөнья тирәли сәяхәт Төркиядә башланды һәм Төркиядә тәмамланды да, ди 72 яшьлек капитан Алмаз Алеев.
«Бүген дөнья тирәли сәяхәтебезнең финишы булды. Без Мармарис шәһәренең «Марина» портында финишка килеп җиттек. Бортта тәртип, барысы да яхшы. 45 мең километрга якын юл үттек. Билгеле, ковид эпидемиясе белән бәйле төрле җитешсезлекләр, ватык-төяк җимереклекләр, тәртипсезлекләр дә булды, әмма болар барысы да яхшы узды. Дөнья тирәли сәяхәтебез тугыз ай дәвам итте», — дип уртаклашты судно капитаны.
Сәяхәт вакытында Татарстан диңгезчеләренә күп кенә каршылыклар белән очрашырга туры килгән. Аерым алганда, яңа ел алдыннан Вануату хакимияте аларны Тын океанда коронавирус чикләүләре катгый булу сәбәпле тоткарлаган. Моннан тыш, диңгезчеләр Татарстан әләмен Австралиядәге җирле диаспорага, шулай ук Аделаидадагы катгый чикләүләр аркасында тапшыра алмаган.
Яхта Казаннан 2020 елның 28 июлендә сәяхәткә чыккан. Җир тирәли сәяхәт ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Бу вакыт эчендә диңгезчеләр 45 мең километрдан артык юл үткәннәр. Аларның маршруты Урта диңгез, Атлантик, Тын һәм Һинд океаннары аша узды. ТАССР флагы дөньяның уннан артык илендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев