Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан экотуризмны үстерү буенча федераль конкурста 5 проект тәкъдим итте

Проектларны конкурсның рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән хупларга мөмкин.

Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шумбут заказнигы кебек Татарстан табигатенең уникаль һәйкәлләре Россиядә экологик туризм өчен иң яхшы урыннар исеменә дәгъва итә. Тавыш бирү Россия Федерациясендә туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I
Бөтенроссия конкурсы сайтында оештырылган.

Конкурс «Экология» милли проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәр чорда туризмны үстерү стратегиясе кысаларында илдә алып барыла торган масштаблы эшнең бер өлеше булды. 
Конкурста җиңү яулаган очракта, Татарстан республикада яшәүчеләрнең иң яраткан ял итү урыннары базасында булдырылган биш уңайлы туристлык кластеры алырга мөмкин.
Экотуризм өчен иң яхшы урыннар өчен тавыш бирү инде тулы куәтенә бара. Татарстан проектларын хуплау өчен, тавыш бирү сайтына кереп, «География» бүлеген сайларга, почта яки социаль челтәрләр аша авторизацияләнергә, Татарстан картасын сайларга һәм республика һәйкәлләре астында йөрәкчекләр куярга кирәк. Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев