Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 миллион сум акча алды

Хәзерге вакытта 3 процентлы «ФОТ 3.0» яңа ташламалы программа буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларына 721,3 миллион сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.

Зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм бу өлкәләрдә мәшгульлекне алга таба саклауга юнәлдерелгән дәүләт программасы 9 мартта эшли башлады. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары тарафыннан 2,8 млрд.сумнан артык суммага ташламалы финанслау җәлеп итүгә 790 гариза бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, «ФОТ 3.0» программасы РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасын алмаштыруга килде, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3 процентка тигез. Финанслау 12 айга кадәр мөмкин, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заем алучы кеше кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләргә тиеш түгел, икенче яртыеллыктан башлап ай саен тигез өлешләр белән түләргә кирәк булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан — кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе вәкилләре дә катнаша ала. 
Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә — һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.
Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия Банкы аккредитацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X