Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшкуарлары тикшерүгә мораторийны бозу фактлары турында хәбәр итә ала

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерү өчен мораторий эшли. 

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү үткәрелмәгән, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. Мораторий бозылган очракта, республика эшкуарларының шикаять бирү яки аларның күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, мораторий Россия Хөкүмәте тарафыннан 10 март көнне кертелде һәм бу ел ел азагына кадәр барлык предприятиеләр өчен, IT-өлкә предприятиеләре өчен өч ел дәвам итәчәк. Әлеге карар административ йөкләнешне киметергә, бизнеска үз эшчәнлегендә көчләрне тупларга мөмкинлек бирәчәк. Федераль, төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрүгә кертелгән мораторий нәтиҗәсендә республикада 211 тикшерү гамәлдән чыгарылган, 512дән артык башланган тикшерү туктатылган.

План буенча тикшерүләр санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге, шулай ук сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек — балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар лагерьлары, бала тудыру йортлары һәм перинаталь үзәкләр, социаль хезмәтләр һәм су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтүче объектлар исемлегенә карата гына рөхсәт ителә.

Планнан тыш тикшерүләр гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә, дәүләт оборонасына һәм иминлегенә куркыныч янаганда, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә булырга мөмкин. Шул ук вакытта, алар прокуратура белән килештерелергә яисә Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте, прокурор йөкләмәсе буенча үткәрелергә тиеш.

Мораторий дәүләт һәм муниципаль контрольнең (күзәтчелекнең) 100дән артык төренә кагыла, аерым законнар белән җайга салына торган салым, валюта, таможня һәм башка махсус контроль төрләре искәрмә булып тора.
Бизнес вәкилләре мораторийны бозуга юлыккан очракта, махсус proverki.net@economy.gov.ru электрон почта адресына гариза җибәреп, Россия Икътисади үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итә ала, ә тикшерүче карары белән килешмәгән очракта — РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша судка кадәр шикаять бирү системасына (досудебного обжалования) гариза бирергә мөмкин.

Моннан тыш, Россиядә бүгенге шартларда эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә сервис эшли.

Шулай итеп, «Сервис 360°» МСП Корпорациясе ресурсы аша, сайтта corpmsp.ru/360 кире элемтә формасын тутырып, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сервис дәүләт ярдәме чаралары, санкцияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында мәгълүматны үз эченә ала, шикаять җибәрергә яки үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләмә калдырырга мөмкинлек бирә һ. б.

Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү инструменты булып «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы тора. Сайт provbiz.ru анда типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар, шулай ук бозуларны булдырмау буенча гамәли тәкъдимнәр бар. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен 8-800 222 37 22 кайнар линия номеры буенча яки күрсәтелгән сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев