Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан финанс грамотасы буенча онлайн-дәресләр үткәрү буенча алдынгылар исәбендә

Республиканың 188 меңнән артык мәктәп укучысы 2021 елның язгы сессиясе кысаларында Россия Банкының Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләргә кушылды.

Республика Россиянең барлык төбәкләре арасында уку йортларын колачлау буенча алдынгылар рәтендә.

Татарстанда язгы сессия кысаларында 11 896 дәрес узды, аларда 151 меңнән артык укучы һәм көллият, училище һәм техникумнардан 36 мең студент катнашты. Онлайн-дәресләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән республиканың барлык мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре кушылды.

«Проект үсеп килүче буында финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы караш принципларын формалаштыруга, белем бирү процессына финанс грамоталылыгы нигезләрен укытуны кертүгә һәм, ахыр чиктә, республикабыз халкының финанс культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтә Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Язгы сессия кысаларында яшь татарстанлылар шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерүне өйрәнде, пенсия системасы, кредит бирү һәм банк кертемнәре үзенчәлекләре белән танышты. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелде.

Россия буенча тулаем алганда, 2021 елның язында онлайн-дәресләрнең саны 2,2 млн. тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев