Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан «Фән» илкүләм проекты буенча дүрт федераль проектта катнаша

Татарстанда фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыручы проектлар гамәлгә ашырыла.

Татарстан «Фән» илкүләм проекты буенча 2020 елда дүрт федераль проектта катнаша. Шулай итеп, республиканың 25 оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала. 
Шулай ук актив рәвештә махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен оештыру эше алып барыла. Әлеге грант бәйгесендә Татарстанның КФУ һәм КИТТУ-КАИ кебек югары уку йортлары катнаша. 
Алдынгы фәнни инфраструктураны үстерү буенча федераль проект кысаларында, республика уку йортлары җиһазларны яңартуга юнәлдерелгән грантта да катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, КФУ (211 миллион сумнан артык грант отты) һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге (грант суммасы — 238 миллион сумнан артык) җиңүче булды. 
Августта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тагын ике оешмага — Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (43,4 миллион сум акча) һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (16,3 миллион сум акча) җиһазларын яңарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев