Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Форос паркында «Ак Барс» балалар комплексы ачачак

Сәламәтләндерү комплексы ял итәргә килгән беренче балаларны инде быел ук кабул итәр дип планлаштырыла.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте делегациясе Кырымдагы «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Әлеге комплекс Фороста яр буенда — Ялта янындагы үзенчәлекле ландшафтлы паркта төзелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Сәламәтләндерү комплексы ял итәргә килгән беренче балаларны инде быел ук кабул итәр дип планлаштырыла.
Балалар комплексы төзелеше 2021 елның башында старт алган.
Хәзер төзелә торган объект урынында элек балалар сәламәтләндерү лагере булган. Ләкин аның инфраструктурасы яраксыз хәлгә килгән. Монда заманча комплекс булачак, балалар белән очрашуга танылган остазлар чакырылачак.
Биредә Татарстан балалары да, Россиянең башка регионнарыннан килгәннәр дә ял итә алачак. «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы ике йокы корпусыннан, ашханә, клуб, спорт комплексы һәм бассейннан торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев