Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан геопорталында тарих һәйкәлләрен саклау зоналары барлыкка килде

Мәгълүмат Казанның барлык тарихи мирас объектларына, шул исәптән Кремль территориясендәгеләргә дә кагыла

Татарстан геопорталында тарих һәйкәлләрен саклау зоналары турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу инвесторлар өчен файдалы булырга мөмкин, дип хәбәр итте ТРның тарихи мирас объектларын саклау буенча Комитет рәисе Иван Гущин.

Комитет җитәкчесе сүзләренчә, 2020 елда Казанның тарихи өлешендә саклау зоналары булдыру турында әһәмиятле документлар расланган. Алар Татарстан башкаласының барлык мәдәни мирас объектларына кагыла, ә алар барлыгы 570. 

«Кабул ителгән карарларны теләгән һәркем карый алсын өчен, саклау зоналары буенча барлык мәгълүматны без Татарстан Республикасының геопорталына керттек», — дип ассызыклады комитет рәисе.
Гущин әйтүенчә, геопорталда тәкъдим ителгән мәгълүмат ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле объектларына да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев