Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан гражданнарына чит илгә барудан тыелып торырга чакыралар

Республикада чит ил курортларына альтернатива булырдай яхшы урыннар күп.

Коронавирус таралу сәбәпле, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ялга җыенучыларны чит ил урынына Татарстанда ял итәргә чакырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, хәзер бөтен дөньяда туризм тармагы коронавирус аркасында зыян күрә һәм зур югалтулар кичерә. Якын арада республика ягыннан туристлык компанияләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган чараларын табу планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта коронавирус йоктыру куркынычы булган илләргә юлламалар сатуны тыю бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев