Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан халкы ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәк

Шулай ук аларны октябрь ахырында өстәмә ял көне көтә

Татарстан халкы ноябрьда 4 көн рәттән ял итәчәк, шулай ук аларны октябрь ахырында өстәмә ял көне көтә, ул 25 нче октябрьга туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 мәддәсе нигезендә 4 нче ноябрь - Халык бердәмлеге көне - ял көне.

ТРда 1992 нче елның 19 нчы февралендә кабул ителгән 1448-XII номерлы "ТРның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турындагы" закон нигезендә республикада өстәмә ял көннәре билгеләнде, шул исәптән, ТР Конституциясе Көне һәм Корбан гаете.

ТР Президенты 2012 нче елның 27 нче июнендә кабул иткән УП-510номерлы "2012 нче елда Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре уздыру көннәрен билгеләү турындагы" Указ нигезендә 2012 нче елда Корбан гаетен бәйрәм итү көне 25 нче октябрьга билгеләнгән.

2012 нче елда 4 нче ноябрь - Халык бердәмлеге көне ял көне - якшәмбе белән туры килә. РФ Хезмәт кодексының әйтеп узган мәддәсе нигезендә ял һәм бәйрәм көне ял көне белән туры килгәндә, ул алдагы эш көненә күчерелә. Шулай итеп, 4 нче ноябрь якшәмбесеннән ял көне 5 нче ноябрь, дүшәмбегә күчерелә.

2012 нче елда ТРда 25 нче октябрь, 4 нче һәм 6 нчы ноябрьләр бәйрәм, ял көннәре була, 5 нче ноябрь шулай ук ял көне.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев