Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйды

Бүгенге көнгә республикада 1 миллион 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итә.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә.
Бүгенге көнгә республикада 1 миллион 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итә. Суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара (62,8 мең тонна), икенче урында — Буа районы (59,5 мең тонна), өченче урында — Тәтеш районы (51,4 мең тонна).
Июль азагында һәм август башында һава торышының начарланып китүенә дә карамастан, урып-җыю темплары көчәя бара. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артыгында җыелган. Алар —Яшел Үзән, Әлки, Нурлат, Зәй районнары. 
Иң югары уңдырышлылык Зәй районында — бүгенге көндә ул гектардан 62 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча алдынгылар арасында шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев