Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан «Имин юллар» олимпиадасына кушылды

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Россия күләмендәге олимпиада 11 декабрьгә кадәр барачак. 

Россиядә мәктәп укучылары өчен «Имин юллар» онлайн-олимпиада башланды. Аның кысаларында безнең республика мәктәпләрендә ачык дәресләр үтте. Аларда 209 меңгә якын башлангыч класс укучысы катнашты. 
Казанның Совет районы 159нчы лицееның 3нчы сыйныф укучылары өчен онлайн-олимпиада фрагментын яшь инспекторлар уздырды. 
Дәрестә ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашты. Җитәкче сүзләренчә, мондый чаралар балаларга юл кагыйдәләрен ныгытырга ярдәм итә. Узган ел белән чагыштырганда, быел юл һәлакәтләрендә зыян күргән һәм һәлак булган балалар саны кимеде, дип билгеләп үтте Бикмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев