Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан күчемсез милек теркәү буенча алдынгы

Республика күпфункциоаль үзәкләренә булган мөрәҗәгатьләрнең 70 проценты Росреестр хезмәтләренә туры килә. 

Илдә ташламалы ипотека программасының озайтылуы сәбәпле, Татарстанда быел күчемсез милеккә булган ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозафарова хәбәр итте.
Җитәкче әйтүенчә, сентябрь-октябрь айларында гына 515 мең шундый хезмәт күрсәтелгән. «Күчемсез милекне теркәү беренче урында һәм без башка регионнардан күпкә алда. 2015 елда 68 хезмәт булып, аның 82 проценты Росреестр хезмәтләренә туры килә иде. Бүген исә, без 254 төрле хезмәт күрсәтәбез, аның 62 проценты Росреестрга туры килә», — диде спикер. 
Быел республиканың МФЦ офислары 4 млн хезмәт күрсәткән, аның 2,5 миллионы Росреестрга туры килә. Әгәр узган елда бу үзәкләргә 14 мең гариза бирүче килгән булса, быелның июль-сентябрь айларыннан көн саен 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 70 проценты Росреестрга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев