Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган

39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган, хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.

39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган. Хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.

Ул Уфада туган, хәзер Татарстан Республикасында Яшел Үзән шәһәрендә яши. Элек ул Ирина Викторовна булган, документларын ул 2020 елның июнендә алыштырган, дип хәбәр итә «Башинформ» Mash Iptash телеграмм-каналына сылтама белән.

Билгеле булганча, элек хатын-кыз кияүдә булган, аннары аерылышкан һәм яшәргә әти-әниләре янына кайткан. Хәзер ул фрилансер, гадәти панель йортта яши. Чыганак хәбәр иткәнчә, исемен "Россия Викторовна Президент"ка үзгәрткән хатын-кызның әнисе кызының карарын хупламаган.

Моннан тыш, күршеләре даими рәвештә Россиянең подъездга чыгып тәмәке тартуына зарлана.

Фото: Башинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев