Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хакимияте эшләми торган көннәрне алданрак кертмәячәк

23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде. 

Татарстанда эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, вакытыннан алдарак эшләми торган көннәр кертелмәячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында 11 октябрьдән (Хөкүмәтнең рестораннар, сәүдә үзәкләрендә, фитнес-үзәкләрдә керүдә чикләүләр, вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны мәҗбүри изоляция, шулай ук аерым категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында Роспотребнадзор карары) кабул ителгән чараларны исәпкә алып, 23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде», — диде Лилия Галимова.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов оператив штабка һәм Роспотребнадзорга эпидемиологик хәлгә анализ ясарга һәм эшне алга таба оештыру буенча 30 октябрьгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткән очракта, өзлексез циклны оештыра торган предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ һәм белем бирү учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк.

Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән төгәл оештырылачак, дип өстәде Галимова.

Татарстан Президенты шулай ук коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйды. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев