Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хакимияте М12 трассасын өч ел эчендә төзергә планлаштыра

М12 трассасы М7 автомобиль юлында машина агымын киметергә ярдәм итәчәк һәм Татарстан өчен зур плюс булачак.

Трассаны өч ел эчендә төзергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Миңнеханов сүзләренчә, моның өчен «бераз акча һәм Ходай ярдәме кирәк».

«Халык өчен монда ун плюс бар. Безнең өчен бу зур уңыш. М12 — тиз йөрешле пассажир магистраленә караганда кирәгрәк. М7 — тулган, анда бернинди үсеш юк. Мәскәүгә 6- 6,5 сәгать эчендә машинада барып җитә аласыз икән, бу начармы? Бу проектны өч ел эчендә тормышка ашыру өчен Ходай Тәгалә безгә көч һәм бераз акча бирергә тиеш», — диде Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев