Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хакимияте мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган.

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә ниятлиләр, республикада барлыгы 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау бара. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«15 августка төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укырга килүенә әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады Насыйров.
10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, капиталь ремонт программасына кергән 36 мәктәпнең 32ендә эшләр бара, дүртесендә эшләр тәмамланган инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслауның гомуми күләме 3130,5 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев