Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хакимияте өстәмә чикләүләр кертү турында хәбәрләрне кире какты

Мәгълүмат социаль челтәрләрдә тарала.

Казан Кремле пандемия аркасында өстәмә чикләүләр кертү турында «фэйк»ны кире какты.
Социаль челтәрләрдә, оператив штабка сылтама белән, Татарстанда, янәсе, җәмәгать урыннарында перчаткалар киеп йөрү, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция, өлкән яшьтәге кешеләр өчен ташламалы юл йөрү билетларын сатуны туктатып тору һәм хезмәткәрләрнең 30 процентын читтән торып эшкә күчерү турында фейк мәгълүматы тарала.
Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Хакимиятләр татарстанлыларны Министрлар Кабинетыннан булган рәсми мәгълүматка гына ышануларын сорый.
Шуңа да карамастан, Кремль эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүне һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев