Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк

Һәр муниципаль район үз мәйданчыгын мәгариф оешмалары белән берлектә оештыра.

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агач һәм металлдан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә төрле эшләнмәләр сатып алырга, шулай ук ТР районнары укучылары әзерләгән иҗади номерлар белән хозурланырга мөмкин булачак.
Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы берничә номинация буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев