Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөфтие сайланды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Аның кандидатурасы бертавыштан хупланды.

Чәршәмбе көнне Казанда "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда республика мөфтие итеп алдагы 4 елга моңарчы мөфти вазыйфаларын башкарган, Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Корылтайда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыенга барлыгы 300 дән артык төрле мөхтәсибәтләрдән имамнар, кунаклар килгән иде. Корылтайда республика мөфтие, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары сайланды.

Билгеле булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллиннан башка, мөфти вазыйфасына тагын ике кеше дәгъва итте. Кандидатлар арасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗанов, Бөтенроссия мөфтиятенең Голәмәләр советы җитәкчесе, танылган дин белгече Фәрит хәзрәт Хәйдәров (Сәлмән) дә бар иде. Аларның һәркайсы корылтайда үз программасын тәкъдим итте.

Камил Сәмигуллинга 28 яшь. Ул 1985 елның 22 мартында Мари Эль Республикасы Звенигово районының Красногорск бистәсендә туган.

2003 елда Төньяк-Кавказ ислам университетында белем алган. 2004-2007 елларда Истанбулда мәдрәсәдә укыган. Быел РИУның ислам фәннәре факультетын тәмамлый.

Ул, мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгәнче, 2008 елдан бирле Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә имам-хатыйб булып торды. 2011-2012 елларда мөфтиятнең нәшрият бүлеген җитәкли. 2013 елдан - мөфтинең фәнни эш буенча урынбасары. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы, Голәмәләр советы әгъзасы, ТР Баш казые киңәшчесе, Татарстан мөфтиятенең Экспертлар советы җитәкчесе. 2013 елның 6 мартыннан Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкарды.

Гарәп һәм төрек телләрен камил белә. Өйләнгән, 3 баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев