Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөфтие вазыйфасын Камил Сәмигуллин били

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтие урыныннан, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, үз теләге белән китте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтие урыныннан, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, үз теләге белән китте. Бу хакта ул бүген ТР мөселманнары Диния нәзәрате пленумында хәбәр итте.

Мөфти вазыйфаларын Камил Сәмигуллин үтәячәк. Бүген пленумда шундый карар кабул ителде. Аның өчен 56 кеше хуплап тавыш бирде. Сәмигуллинга 28 яшь, ул Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә имам булып тора, Төркиядә белем алган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфти булып сайланырга теләүчеләрдән документлар агымдагы елның 14 мартына кадәр кабул итә. 16 мартта Татарстан мөфтиятенең чираттагы Пленум утырышы узачак. ТР мөселманнарының корылтае кайчан узачагы пленумда билгеле булачак. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлау көтелә.

Илдус хәзрәт Фәизов Татарстан мөфтиятен 2011 елның апреленнән бирле җитәкли. 2012 елның июль аенда мөфтигә һөҗүм булып, ул озак кына дәваланды. Аннан соң Илдус хәзрәт Фәизовның вазыйфаларын аның беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов башкарды. Габдулла хәзрәт тә бүген вазыйфасыннан китүе турында хәбәр итте.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев