Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза

Министрлар мондый курсларны университет базасында үтә. 

Татарстан министрлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында оештырылган татар теле курсларында укый башлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Галимова сүзләренчә, министрлар мондый курсларны университет базасында үтә. Укуларны Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. «Министрлар телне белү дәрәҗәсен аңлау өчен башлангыч этаптагы барлык тестларны узды», — диде Галимова.
Күп кенә министрлар татар телен белсә дә, халык алдында чыгыш ясау өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
Җитәкче әйтүенчә, министрлар Казаннан тыш, районнарга да бара, ә анда күбесенчә татарлар яши. «Халыкка мәгълүматны аңлаешлы һәм үтемле итеп җиткерү мөһим, димәк татар телен өйрәнү мәсьәләсендә эшне көчәйтү ихтыяҗы бар», — дип искәртте спикер.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ.б. курсларны үзләштерә башлаган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев