Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләре һәм югары уку йортларында COVID-19 белән зарарлануның 19 очрагы теркәлгән

Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәгълүматлары буенча, белем бирү учрежденияләрендә коронавирус таралу учаклары юк.

Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итүенчә, уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.
Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак каралмый һәм куркыныч тудырмый. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.
«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — ди Марина Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев