Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре башлана

Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

15 сентябрьдә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр» көзге сессиясе башлана. Проектта 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук илнең һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында узачак.
Онлайн-дәрескә сыйныф яки мәктәп һәм көллияткә килгән укучылар төркеме составында гына түгел, ә шәхси рәвештә өйдән дә керергә мөмкин. 
Моннан тыш, 22 сентябрьдән өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр, ә 27 сентябрьдән — өлкәннәр һәм студентлар өчен инвестицион грамоталылык буенча вебинарлар башлана. Алар эфирга 2021 елның 17 декабренә кадәр чыгачак.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X