Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләрендә шикәр авырулы балалар өчен аерым меню булачак

Хәзерге вакытта меню килештерүгә тапшырылган. 

Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә махсуслаштырылган туклануга мохтаҗ балалар өчен ике атналык аерым меню булачак. 

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова хәбәр итте.

«Аерым меню «Шикәр авыруы» һәм «Целиакия» (целиакия — генетик авыру, глютен ярамый) авырулары булган балалар өчен формалаштырылган», — дип сөйләде докладчы.

Хәзерге вакытта меню килештерүгә тапшырылган. Ул яңа уку елы башында гомуми белем бирү учреждениеләре ашханәләрендә барлыкка киләчәк, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев