Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөселманнары Алабуганың Танай урманында оештырылган йөгерү буенча ярышларда катнашты

Ярышлар Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм шулай ук «Экстремизмга — ЮК!» дигән айлык кысаларында үткәрелгән.

19 сентябрьдә Алабугада трейл ярышлары оештырылды. Йөгерү бәйгесендә 20 кеше катнашты. Дистанциянең озынлыгы 4 чакрым иде, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте.
Ярышлар Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм шулай ук «Экстремизмга — ЮК!» дигән айлык кысаларында үткәрелгән. Йөгерү ярышлары сәламәтлеккә файдалы булуы, спортны үстерү һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган. Тагын бер мөһим максат — мөселманнар арасында кардәшлек җепләрен ныгыту һәм ялларны файдалы үткәрү. 
Бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов кунак булды. Кунак кына булып калмады, Салих хәзрәт йөгерү ярышында да катнашты. Беренчелекне Яр Чаллы егете Айнур Гәрәев яулады. Ул 4 километр араны 17 минут 04 секундта узды. Һәр катнашучыга футболка һәм сертификат тапшырылды. Җиңүчеләргә спорт костюмы бүләк ителде.

Фотолар Алабуга мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев