Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан оператив штабы Казанга килгән рейсларда коронавирус белән авыручыларның булуы турында хәбәр итте

Мәскәүдән килгән дүрт рейс пассажирларына изоляциядә калырга һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итәргә кирәк.

Оператив штаб Казанга коронавирус белән авыручыларның нинди рейслар белән килүен әйтте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

 

Мәскәүдән өч авиарейс пассажирлары риск зонасында: SU 1196 (12 мартта килгән), SU 1276 (17 мартта килгән) һәм SU 1278 (18 мартта килгән). Моннан тыш, коронавирус белән авыручы бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда кайткан: сүз 18 мартта килгән 024 М рейсы, 6нчы вагон турында бара.

 

Оперштаб әлеге рейсларда булганнарның барысын да 14 көн дәвамында үзлектән изоляциядә калуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын үтәргә, шулай ук бинаны даими җилләтергә кирәк. Югарыда аталган рейс пассажирларының территориаль хастаханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләре сорала, бу линия көн саен 7сәгать 30 минуттан 20 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре барлыкка килсә, шунда ук өйгә табиб чакыртырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев