Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан пандемиядән соң беренчеләрдән булып музейлар һәм китапханәләрне ачты

Әлбәттә, эш режимы бераз үзгәрде.

Бу хакта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Китапханәләрдә бары абонент хезмәте генә эшли, барлык уку заллары ябык. Музейларга бару шулай ук чикләнгән. Бинада кеше саны биштән артмаган төркемнәргә булырга рөхсәт ителә. Урамда – ун кешегә кадәр, шул ук вакытта экскурсовод тавышны көчәйтү өчен аудиоприборлардан файдаланырга тиеш», – дип хәбәр итте ведомство башлыгы.

Ачык һавада театр-тамаша кую өчен мәйданчыклар ачылды, әлбәттә, кешеләр санын чикләү һәм пространствоны оештыруга таләпләрне үтәү шарты белән. Театрлар һәм кинозаллар сәхнәләре ачылсын өчен, тагын бер атна көтәргә һәм вәзгыятьнең  ничек булачагын карарга кирәк, ди Ирада Әюпова.

Быел мәдәни чараларга йөрүчеләрнең саны артты. Зур булмаган авыл клублары, театрлар һәм музейлар социаль челтәрләрдә үзләренең эшчәнлеген активлаштырды. Яшьләр аудиториясе тарафыннан караулар күп булды. Максатчан аудитория үсеше кайбер онлайн-чараларда гадәти күрсәткечләрдән 20-30 тапкырга артып киткән. Мисал өчен, гадәттә традицион рус «Каравон» бәйрәмендә 20-25 мең кеше катнашкан булса, онлайн-вакыйганы 580 мең кеше караган.

«Онлайн-формат ярдәмендә без бәйрәмнең төп сәхнәсен генә түгел, мәгърифәтчелек блогын да күрсәтә алдык. Мастер-класслар, ТНВда фильмнар-концертлар һәм башка бик күп нәрсәләрне», – дип белдерде мәдәният министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев