Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе Алабугада узачак

Киңәшмәнең төп темасы — «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Алабугада 14 августта «Адымнар-Алабуга» яңа полилингваль комплексында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Киңәшмәнең төп темасы — «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашачак.
Киңәшмә барышында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалачак, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре, һөнәри белем бирүне үстерү, балалар өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралачак.
14 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында пленар утырыштан турыдан-туры видеотрансляция алып барылачак. Онлайн-трансляцияне түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин булачак: http://mon.tatarstan.ru/rus/august-online.htm к

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев