Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Рөстәм Миңнеханов Юлламада социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Парламентның 14нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый. 
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Ул бүген иртәнге сәгать 10.00да башлана.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге 12 сәгатьтә булачак. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.
Утырышта шулай ук Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Конституция суды судьясы билгеләнәчәк. Депутатлар шулай ук ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләне дә караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев