Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Россиядәге беренче газ моторлы «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде

Теплоход Яшел Үзән шәһәре Горький исемендәге заводта төзелгән һәм беренче тапкыр суга 2020 елның август аенда төшерелгән.

Рөстәм Миңнеханов Россиядәге беренче сыекландырылган табигый газда эшләү өчен төзелгән беренче пассажир елга транспортын карады. Татарстан Президенты анда Казансу елгасы буйлап йөрде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республика Президенты презентациядән соң газ моторлы «Чайка-СПГ» теплоходында Казансу елгасы буйлап урап килде. Бу сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны проектны эшләүчеләр озатып барды», — диде ул.
Республика җитәкчесенә судно презентациясен «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов уздырды. «Чайка-СПГ» судносы пассажирларны йөртүгә әзер дип билгеләп үтте ул.
«Чайка-СПГ» теплоходы Яшел Үзән шәһәре Горьский исемендәге заводта төзелгән һәм беренче тапкыр 2020 елның август аенда суга төшерелгән. Судно 176 кешене сыйдыра ала, озынлыгы — 58,8 метр, ә киңлеге — 10,8 метр. Теплоход шул исәптән Казан эчендә пассажирлар йөртүгә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия, чөнки түбән күперләр астыннан уза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев