Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 30 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов агентлык коллективына «энергияне югалтмаска һәм һәрвакыт үз укучыларына тугры калырга» теләде.

"Татар-информ"ның үзенең 30 еллыгын республика өчен юбилей елында, ТАССРның 100 еллыгы белән бер үк елда билгеләп үтүе символик мәгънәгә ия«, — диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов агентлыкның татарстанлыларның тормышын яктыртып, республика белән бергә аның юлының бер өлешен узуын билгеләп үтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Сез һәрвакыт Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган төрле вакыйгалар турында оператив һәм дөрес итеп җиткерәсез,» — дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Котлау ахырында Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» коллективына «энергияне югалтмаска һәм һәрвакыт үз укучыларына тугры калырга» теләде. Билгеләп үтик, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын төзү турындагы указга 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев