Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы эшсезләр өчен актуаль вакансияләрне атады

Министр сүзләренә караганда, 2009, 2014 ел кризисларыннан аермалы буларак, бүгенге көндә вакансияләр җитәрлек.

Эшсезләр өчен актуаль вакансияләр турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Төзелеш туктатылмады. Бүген ярдәмче эшчеләр шактый таләп ителә — 1,5 мең кеше, хезмәт хакы — 70 мең сумга кадәр. Электр белән эретеп ябыштыручылар, бетончылар, арматурчылар, монтажчылар кирәк», — диде Зарипова.
Хезмәткәрләргә мохтаҗ булган тагын бер тармак — транспорт. Җәмәгать транспортын йөртүче, кондуктор вакансияләре бар.
Татарстанда сәүдә үзәкләре ачылу белән сатучыларга, квалификациясез эшчеләргә, склад эшчеләренә ихтыяҗ туды.
Зарипова сүзләренә караганда, эшсезлек темплары кимү бара, кешеләр актив рәвештә хезмәт биржасына килә. Ул эшсезләргә эшкә урнашу мәсьәләсен көзгә кадәр кичектермәскә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев