Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен кабат 4 мең тоннадан арттырып җибәргән

Татарстан районнары арасында продуктивлылык (бер сыердан тәүлеклек савым) буенча 11 район алда бара.

Бүген Татарстан Республикасы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен кабат 4000 тоннадан арттырып җибәргән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9 процент тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 килограммга күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106 процент тәшкил итә”, – диелә хәбәрдә.

Татарстан районнары арасында продуктивлылык (бер сыердан тәүлеклек савым) буенча 11 район алда бара. Алар – Әтнә (31,6 килограмм), Кукмара (26,5 килограмм), Мамадыш (26,4 килограмм), Саба (26,3 килограмм), Балтач (23,9 килограмм), Түбән Кама (20,1 килограмм), Актаныш (19,5 килограмм), Азнакай (19,2 килограмм), Арча (18,4 килограмм), Биектау (18,4 килограмм) һәм Теләче (18,1 килограмм) районнары алда бара.

Апрель ахырында Алабуга фермаларында савым сыерларының продуктлылыгы артуы теркәлгән. Шулай итеп, бер сыердан тәүлеклек савым – 15,7 килограмм. Бу узган елга караганда күбрәк.  

Иң югары күрсәткеч "Яшь көч" агрофирмасында – 26,4 килограмм. Исемлектә икенче урында – Ямадетдинов крестьян-фермер хужалыгы (23,3 килограмм), өченчедә – "Якты үзән" ҖЧҖ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев