Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы расланган

Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 13 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 13 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 13 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 24 
Яр Чаллы — 5 
Аксубай — 2 
Арча — 1 
Әтнә — 1 
Буа — 1 
Биектау — 2 
Чүпрәле — 4 
Алабуга — 1
Балык Бистәсе — 2 
Саба — 1 
Тукай районы — 1.
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 3868 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 7 кеше савыккан. 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев