Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны тәмамланды

Быел республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының «Экология» илкүләм проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак,

Татарстан Республикасында 2021 елның язгы урман-культура сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту — 1295,5 га, урман үрчетү — 104,6 га.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының «Экология» илкүләм проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак, ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгын әзерләү һәм 30,9 млн.данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев